Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кризисның иң авыры елның икенче кварталында көтелә

Русиядә кризис әле тәмамланмаган. Аның иң авыры елның икенче кварталында көтелә диде элекке финанс министры Алексей Кудрин. Быел тулай җитештерү күләме (ВВП) 4% кими, дигән ул «Интерфакс» агентлыгына. Икътисади үсеш министрлыгы бу санны кимрәк булыр дип фаразлаган иде. Элекке министр Русия төрле яктан кризис кичерә, 2000нче елдан беренче тапкыр халыкның...

Русиядә кризис әле тәмамланмаган. Аның иң авыры елның икенче кварталында көтелә диде элекке финанс министры Алексей Кудрин. Быел тулай җитештерү күләме (ВВП) 4% кими, дигән ул «Интерфакс» агентлыгына. Икътисади үсеш министрлыгы бу санны кимрәк булыр дип фаразлаган иде. Элекке министр Русия төрле яктан кризис кичерә, 2000нче елдан беренче тапкыр халыкның кереме 7% кимеде диде ул. Ватандашлар инициативасы комитеты башлыгы Алексей Кудрин үзенең хакимияткә кайту, реформалар, шул санда сәяси реформалар үткәрү ихтималын кире какмый.

Кудрин 2000-2011 елларда финанс министры булды. Хөкүмәттән ул чактагы президент Дмитрий Медведев белән карашлары туры килмәгәнгә китте.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев