Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күршеләрегез белән дус-тату яшисезме

Шау-шулы күршеләрегезнең, полициягә шалтыратып, сабакларын укытырга мөмкин. Әмма тәртип саклаучылар әллә килә, әллә юк - бу да сорау. Тынычлыкны бозган кешеләргә карата җәза бар-барын, мәсәлән, штраф түләттерергә мөмкиннәр, әмма күп очракта полиция хезмәткәрләре мондый вак эш белән шөгыльләнми. Россия Иҗтимагый палата вәкилләре, тынычлыкны бозып, күршеләренең үзәгенә үткәннәргә административ җәзаны кырысландырырга...

Шау-шулы күршеләрегезнең, полициягә шалтыратып, сабакларын укытырга мөмкин. Әмма тәртип саклаучылар әллә килә, әллә юк - бу да сорау. Тынычлыкны бозган кешеләргә карата җәза бар-барын, мәсәлән, штраф түләттерергә мөмкиннәр, әмма күп очракта полиция хезмәткәрләре мондый вак эш белән шөгыльләнми. Россия Иҗтимагый палата вәкилләре, тынычлыкны бозып, күршеләренең үзәгенә үткәннәргә административ җәзаны кырысландырырга тәкъдим итә. 15 тәүлек утырып чыксалар, тынычланырлар иде, дигән фикердә алар. Ә сез күршеләр белән дус-тату яшисезме, әллә үпкәләшкән чаклар да буламы?
Илфак ШИҺАПОВ, журналист:
- Илсөя белән никахлашып яшәвебезгә - 13 ел, шушы вакыт эчендә 16 фатир алмаштырдык. Күченеп йөргәч, күршеләрне белеп бетереп булмый, танышып өлгерми идем, чөнки вакыт җитми. Хәзер бер урынга килеп төпләнгәч, подъезддагы бөтен әби-чәбине танып беләм. Нигездә - безнең татар әбиләре. Кичен аларны очратсам, эскәмиягә утырып хәл-әхвәл сорашабыз, тәмләп гайбәт чәйнибез. Бик күңелле әбиләр, алар белән рәхәт! Күршең бай булсын, үзеңнән яхшы булсын дигән әйтем бар бит. Бик дөрес икән ул! Беренчедән, "Бурычка акча биреп тор әле", - дип тинтерәтүче булмый, икенчедән, алай-болай кирәк чыкса, әҗәткә акча сорарлык кеше барын белеп торасың. Ә бит юк кына сәбәптән талашып китеп, гомер буе дошман булып яшәүчеләр дә бар. "Минем тавык синең бакчаңда йомырка сала, шуның аркасында гына баеп беттең, кабахәт!" яки "Безнең кабак сезнең якка чыгып үскән, ашамагыз!" - дип әрләшеп яшәүчеләр азмы? Бары тик татарда гына "Бер шатлык юк иде, әле ярый күршенең сыеры үлде!" дигән әйтем бар бит. Бер-береңнән көнләшеп яшәүдән дә күңелсез, файдасыз эш юктыр.
Рәшидә абыстай ИСХАКЫЙ:
- Сул яктагы да, уң яктагы да күршеләрем әйбәт. Аллага шөкер, димичә, нәрсә диим?! Күршеләрем - урыс кешеләре. Әти-әниләре күптән гүр иярләре, хәзер балалары белән аралашып яшибез. Алар безне күрүгә исә: "Әссәламәгаләйкүм!" - дип эндәшә. Бик тәмле теллеләр, ярдәмчел, кешелеклеләр. Валлаһи, алар да ислам динен кабул итәрләр кебек тоела миңа. Күршеләр белән ызгышып яшәүчеләр дә бар, Аллаһы Тәгалә аларга тәүфыйк бирсен, тату яшәргә насыйп булсын, дип дога кылам.
Рәсим НИЗАМОВ, җырчы:
- Бер урында инде 15 ел яшибез, шуңа күрә ишегалдындагы кешеләр белән сәлам бирешәбез, бер-беребезне таныйбыз. Шулай да күршеләребез белән бер гаилә булып яшибез дип әйтә алмыйм. Йомыш төшкән чаклар да була, алар безнең, без алар ишеген шакыйбыз. Бикләнеп яшәмибез. Үзебез дә начарлык эшләмибез, күршеләр дә зыян салмый.
Ләйсән ВӘЛИЕВА, офис-менеджер:
- Казанда фатир сатып алдык, эшне тиз тоттык. Уңайлысын тапкач, бәясен дә килештек. Шалт-шолт башкардык бу эшне. Әмма нинди кешеләр белән күрше яшәгәнебез аннары гына ачыкланды. Яңа фатирга күчкәч, билгеле, ремонт та ясыйсы. Без дә чүкеч, перфоратор белән эш иттек. Менә шул вакытта ишегебезгә ачулы күршеләр шакуы еш була, сүгенеп язылган запискалар барлыкка килә башлады. Югыйсә без кешеләр эштә булган вакытта эшләдек. Әле үзләре тыныч булса бер хәл. Кич җитте исә, акыра башлыйлар. Ярый, хуш, безне сүгеп кенә калсалар бер хәл. Юк бит, зыян да сала башладылар! Ишекне алыштырдык, кыйммәтлесен алдык, икенче көнне ачкыч йозакка керми. Эченә җилем тутырылган, ул каткан икән! Менә моны кем эшләсен?! Күршеләргә: "Прокуратурага шикаять язабыз!" - дип янагач кына бераз тындылар.
("Ватаным Татарстан", /№ 115, 07.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев