Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәрәзле телефоннан акча урлыйлар

Һөҗүмнәр SMS-кушымта ярдәмендә оештырылган, телефон хуҗаларына аларны күчереп алырга тәкъдим ителгән (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Татарстанда теркәлгән 123 кәрәзле телефон акча урлау өчен билгеләнгән вируслар "эләктергән". Бу хакта бүген матбугатконференциясендә ТР буенча ЭЭМ ның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә кары көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин белдерде. "Гадәттә, без узып...

Һөҗүмнәр SMS-кушымта ярдәмендә оештырылган, телефон хуҗаларына аларны күчереп алырга тәкъдим ителгән


(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Татарстанда теркәлгән 123 кәрәзле телефон акча урлау өчен билгеләнгән вируслар "эләктергән". Бу хакта бүген матбугатконференциясендә ТР буенча ЭЭМ ның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә кары көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин белдерде.

"Гадәттә, без узып баручы елга нәтиҗә ясыйбыз, бу юлы безнең эшчәнлекнең бер юнәлешенә аерым игътибар бирергә булдык. Фәнни-техник алгарыш бер урында тормый. Барысы да тиз үсеш алган заманда, хәзер кәрәзле телефоннардан акча урлау проблемасы бар", - диде спикер.
Аның сүзләренә караганда, җинаятьчеләр акча үзләштерү өчен мобиль корылмаларга вирус кертүне оештырган. Кагыйдә буларак, һөҗүмнәр плеер яки системаны яңарту кебек SMS-кушымта ярдәмендә оештырылган, телефон хуҗаларына аларны күчереп алырга тәкъдим ителгән. Күчереп алу вакытында программалар администраторлык хокукын сорый.

"Нигездә, программа Android платформасында эшли, чөнки аның аша мобиль кушымтаны күчереп алу җиңелрәк. Программаны төрле плеерларны күчереп алу юлы белән таратканнар. Һөҗүмгә дучар булучылар кисәтелгән. Кайберләре банк карталарының эшен туктатуны сорап гариза язды", - диде Р.Акчурин.
Спикер җинаять эшләре буенча төгәл мәгълүмат бирмәде. Бу эшләр хәзер тикшерелә һәм тикшерү барышында мәгълүмат тарату җинаятьчеләр файдасына булырга мөмкин, дип билгеләп үтте.
"Бу җинаятьләр фактын исбатлау шактый катлаулы, чөнки зыян китерүче программа корылма хуҗасы исеменнән эшли. Банк үз акчаларын сакларга тырышачак. Монда башта ук хата җибәрмәү зарур - артык кушымталарны күчереп алмау һәм шикле сылтамалар белән эшләмәү", - дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ ның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә кары көрәш бүлеге башлыгы.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/25/116941/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев