Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара прокуроры: Түрәнең кеше гозеренә игътибарсызлыгы җинаять билгесе булырга мөмкин

Ришат Шакиров түрәләрнең кабул итү процессын яхшырак оештырырга кирәк дигән фикердә.

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров Инстаграм аккаунтында футбол тубы тотып төшкән, фотосы астында “отфутболивание” күренеше турында пост язган. Язмасында ул халык гозерләренә игътибар бирмәүче түрәләрне тәнкыйтьли. “Татар-информ” хәбәрчесе Кукмара прокурорыннан бу күренешкә карата фикерен тулырак җиткерүен сорады.

Ришат Шакиров түрәләр эшләрен гадел башкарырга тиеш икәнен әйтте. “Кайбер түрәләрнең “отфутболивание” белән эш итүе мине гаҗәпләндерә. Безнең түрәләр халык турында уйларга тиеш. Халык турында уйламагач, ни өчен ул түрә булырга тели? Түрә булмасын, башка эштә эшләсен. Түрә булган икән, ул үзен 100 процент бары тик халыкка хезмәт итүгә генә багышларга тиеш”, - диде ул.

“Отфутболивание”не тормышта еш күрергә туры килә дип әйтә алмыйм. Безгә кешеләр мөрәҗәгать итә, “Түрәләр янына керә алмыйбыз, я урынбасарларына, я белгечләргә җибәрәләр. Әйтәсе килгән фикерләрне җиткереп тә бетерә алмыйбыз”, диләр. Бәлки, бу үз фикерләрен җиткерергә теләүчеләр саны күп булу белән дә бәйледер. Түрәләр янына эләгү мәсьәләсен яхшырак оештырырга кирәк”, - диде прокурор.

“Җинаять җаваплылыгына түрәләр гражданнарны кабул итмәгән өчен генә тартылмый. Кешенең проблемаларын тыңламау, формаль җавап белән чикләнү, “отфутболивание” күренеше вазыйфаи затның эшчәнлегендә җинаять билгеләре булуын күрсәтә. Аларның бернәрсә дә эшләмәүләре кайбер очракларда җинаять билгеләре булырга мөмкин”, - дип искәртте Кукмара прокуроры.

“Минем Инстаграм аккаунтымдагы пост үз эшләрен гаделсезлек белән башкарган вөҗдансыз түрәләргә юнәлтелгән иде. Алар моны күреп, халыкка, гражданнарга карата мөнәсәбәтләрен, якынаю юлын үзгәртсеннәр иде. Түрәләргә зарлану максатыннан махсус килгән гражданнар юк. Алар үз гозерләре белән киләләр һәм сүз арасында “Мин түрәдә булдым. Мине кабул итмәделәр”, дип әйтәләр.

Мин безнең районда “отфутболивание” белән шөгыльләнәләр дип әйтмәс идем. “Отфутболивание” бар, әмма бөтен түрәләр дә аның белән шөгыльләнә дип әйтеп булмый. Әлбәттә, бик яхшы түрәләр бар, төп массада үз эшләрен яхшы итеп башкарган түрәләр һәм вазыйфаи затлар тора. Шундый түрәләр саны 100 процентка якынайса, әйбәт булыр иде”, - дигән теләктә калды Ришат Шакиров.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев