Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган.

(Кукмара, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кичә иртәнге 7.58 сәгатьтә Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, "Рено Логан" машинасы юл читенә төшеп капланган. Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев