Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмараның актив пенсионерлар берләшмәсе 30 мең сум грант откан

Киләчәктә клуб "Кукмара" чаңгы базасында даими рәвештә дәресләр үткәрергә планлаштыра.

Күптән түгел "Россия пенсионерлар Союзы"ның Кукмара бүлекчәсе клубның матди-техник базасын булдыру өчен 30 мең күләмендә мини-грант отты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әлеге акчага скандинавча йөрү белән шөгыльләнү өчен 25 пар треккинглы таяклар, шулай ук үлчәүләр, адым үлчәгечләр һәм секундомер сатып алынды, клубның баннеры эшләнелде.

 

Октябрь башында клубның чираттагы дәресе булды. Ләкин ул гадәти генә түгел иде, ә җанлы музыка астында үтте. Баянда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Илгиз Зарипов уйнады. Ул һәркемгә күтәренке күңел көче һәм яхшы кәеф бүләк итте.

 

Киләчәктә клуб, "Кукмара" чаңгы базасында төрле рельефлы сәламәтлек сукмагын кулланып, хәрәкәтнең темпын үзгәртеп һәм катлауландырып, даими рәвештә дәресләр үткәрергә планлаштыра.

 

Барлык авыл җирлекләрендә скандинавча йөрергә яратучылар клубы оештырылсын иде. Һәрбер пенсионерның үз сәламәтлеге турында кайгыртуы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы һәм әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булуы бик мөһим. Акчаны кыйммәтле даруларга әрәм иткәнче, экипировка һәм тренажерларга тотсаң, мең өлеш артык. Чөнки саф һава һәм табигать – безнең иң якын дусларыбыз.

 

Фото: http://kukmor-rt.ru/

http://kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X