Россиядә куллану вакыты чыккан даруларны җыю пунктлары барлыкка килергә мөмкин.
Сенатор Сергей Калашников Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта тәкъдим юллаган, дип яза «Известия».
- Бүген россиялеләр куллану вакыты чыккан препаратларны чүпкә ташлый, бу экологиягә начар йогынты ясарга мөмкин. Барлык медицина учреждениеләре һәм халык алдында нәкъ шундый проблема тора, - ди сенатор Сергей Калашников.


Нет комментариев