Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кулымда акча булса, мин алардан ярдәм сорап бармыйм"

Күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм каралган яки законда ни дип язылган? Узган "Зарлы телефон"нарның берсенә Чистай районының Мөслим авылыннан шалтыраттылар: "Мин - күп балалы ана. Безнең авыл мәктәбендә укучыларга берсе-берсе 700 сум торган китап һәм дәфтәр алырга кушалар. Гаиләбезнең андый мөмкинлеге юк. Ирем әлегә эшсез, балаларның пособие акчасына очын-очка ялгап...

Күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм каралган яки законда ни дип язылган?

Узган "Зарлы телефон"нарның берсенә Чистай районының Мөслим авылыннан шалтыраттылар: "Мин - күп балалы ана. Безнең авыл мәктәбендә укучыларга берсе-берсе 700 сум торган китап һәм дәфтәр алырга кушалар. Гаиләбезнең андый мөмкинлеге юк. Ирем әлегә эшсез, балаларның пособие акчасына очын-очка ялгап яшибез. Якын-тирә авыл мәктәпләренең берсендә дә китап-дәфтәр алу дигән нәрсә юк. Район социаль яклау бүлегеннән ярдәм итәбез дигәннәр иде, анда да булышучы табылмады. Дөресрәге, ярдәм алу өчен иремнең хезмәт хакы турында белешмә сорадылар. Әйткәнемчә, ул эшләми. Кулымда акча булса, мин аларга ярдәм сорап бармыйм", - диде шалтыратучы. "Зарлы телефон"да утыручы журналист, үз чиратында, Чистай районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Новикова белән элемтәгә керде. Урынбасар исә: "Безнең районда барлык мәктәпләр дә китап белән тәэмин ителгән, әгәр берәр мәктәптә укучыларга китап җитми икән, башка мәктәптән артып калган китапларны соратып алабыз. Дәфтәр исә бер мәртәбә кулланыла торган әсбап һәм аны укучылар үзләре сатып ала", - дип җавап биргән.

Шалтырату аноним булса да, эзләп таптым мин аларны. Кечкенә генә авылда күп балалы гаиләләр әлләни күп түгелдер, булсалар да, барысының да йөрәк парәләре беренче сыйныфка укырга бармыйдыр... Башта җирле үзидарә рәисе белән әлеге гаилә турында сөйләштем.

- Газетага шалтыратып зарланалармы?.. Илһам беркайда эшләми, эчеп ята, эшкә урнашсын иде, - диде ул.

Шушы сүзләрдән соң кәеф кырылды, әлбәттә, әмма май чүлмәге тышыннан күренә дип, матур гына йортның капкасын ачтым. Мине күрүгә хуҗабикә чистарта торган үрдәген дә онытып: "Акчарлак"ка мин шалтыратмадым", - дип аклана башлады. Бу гамәле өчен кисәтү ясаганнардыр инде аңа дип уйлап куйдым.

Автор: Эльмира Флүн

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев