Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыргызстанда узган Дөнья күчмә халыклар ярышында голливуд йолдызы Стивен Сигал да катнаша [+фоторепортаж]

Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша. Алар арасында Үзәк Азия төбәгендәге илләрдән тыш, Русия, АКШ, Европа, Латин Америкасы һәм Африка илләре вәкилләре дә бар. Алар Үзәк Азия халыкларының 23 борынгы милли спорт төрендә ярыша. 1 Кыргызстан...

Бу атнада Кыргызстанда башка спорт ярышларына охшамаган үзенчәлекле ярышлар уза. Икенче Дөнья күчмә халыклар ярышларында 40тан артык ил вәкилләре катнаша. Алар арасында Үзәк Азия төбәгендәге илләрдән тыш, Русия, АКШ, Европа, Латин Америкасы һәм Африка илләре вәкилләре дә бар. Алар Үзәк Азия халыкларының 23 борынгы милли спорт төрендә ярыша.

1

Кыргызстан тауларында Дөнья күчмә халыклар ярышлары уза торган тирмәләр шәһәрчеге.

Шимбә кичендә ярышларны рәсми ачу тантанасы тояк тавышлары белән башланып китте.
2

Ачылу тантанасындагы биючеләр. Ярышлар Тянь-Шань таулары арасындагы Ыссык күл янында уза.
3

Тантана барышында стадионга Стивен Сегал да чыкты. Салма кына килеп чыккан элекке кино йолдызын тамашачы дәррәү кычкырып каршылады.
4

Үзәк Азия халыкларының традицион спортларына багышланган ярышларны ачу тантанасында ялкынлы кешеләр.
5

Ат белән бәйле ярышлардан һәм көрәш, ук ату осталыкларыннан торган төп чаралар арасында традицион һәм заманча хәрәкәтләрне берләштергән менә шундый биюләр дә күрсәтелде.
6

Таяк тарту ярышы.
7

Таяк тарту ярышы.

Ат өстенә басып җәядән ату ярышлары арасында бер үсмер күнегүен дәвам итә.
8

Казак җайдагы җәядән ата. Бу ярышта катнашучыларның берсе аның кыенлыгын шулай аңлатты: "Атка артык зур игътибар бирсәң, укны тидерә алмыйсың, игътибарыңны атуга артыграк бирсәң, егылып төшәсең. Бу бик куркыныч."
9

Ярышлар барган урын янында тайган токымлы эт хуҗасы. Зур үпкәле, җылы йонлы һәм җитез тайган этләре тауда айчыларга бик нык ярдәм итә.
10

Бөркетле аучы. 2014 елда узган беренче Күчмә халыклар ярышларында бөркетле ау бәйгесендә чылбырга бәйләнгән бүрене "аулаган" булсалар, быел тере бүре урынына бау белән хәрәкәтләндерелүче үле кош мәетләре кулланылды.
11

Бишкәк драма театры артистлары яңгыр вакытында тирмәгә сыенып чыгыш вакытын көтә.
12

Ярышларга килүче җайдаклар. Агачларга көз төсе керә башлаган.
13

Маҗар кызы Наталия Суарез Фридрихс җәядән ук атучы хатын-кызлар бәйгесендә.
14

Тамашага килүчеләр тау елгасы аша чыга.
15

Тамашага килүчеләр тау елгасы аша чыга.

Тирмәләр арасында сишәмбе иртәсе
16

Тирмәләр арасында сишәмбе иртәсе

Иң популяр ярышларның берсе тирмә кору бәйгесе булды. Иң тиз такым тирмәне 13 минуттан азрак вакыт эчендә корды.
17

Музыкаль импровизация бәйгесендә катнашучылар урманга кереп чыгыш ясарга әзерләнә. Бу фотода думбрада уйнаучы Нурмәт Мансур Казакъстанда радиожурналист булып эшли.
18

Тирмә эчендә төшке аш алдыннан
19

Тирмә эчендә төшке аш алдыннан

Кыргыз кешесе тирмәдә йокыга талган. Ярышлар җомга көнне, 9 сентябрьдә тәмамлана.
20

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев