Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кырлай» аттракционнар паркы 12 июньнән эшли башлый

Казанда «Кырлай» күңел ачу һәм ял итү паркы, аттракционнарын ремонтлаганнан һәм тикшергәннән соң, 12 июньнән эшли башлый. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгына "Күңел ачулар" ЯАҖ идарәчесе, "Кырлай" паркы операторы Марсель Салихҗанов белдерде. Аның сүзләренә караганда, паркны тоткарлык белән ачу аттракционнарны ремонтлау һәм тикшерү эшләре белән бәйле. «Кырлай» паркы 2004 елдан...

Казанда «Кырлай» күңел ачу һәм ял итү паркы, аттракционнарын ремонтлаганнан һәм тикшергәннән соң, 12 июньнән эшли башлый. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгына "Күңел ачулар" ЯАҖ идарәчесе, "Кырлай" паркы операторы Марсель Салихҗанов белдерде. Аның сүзләренә караганда, паркны тоткарлык белән ачу аттракционнарны ремонтлау һәм тикшерү эшләре белән бәйле.

«Кырлай» паркы 2004 елдан бирле эшли. Аттаракционнарны һәм катлаулы махсус техниканы тикшерү өчен бәйсез белгечләр чакырылды. Тикшерү эшләре аттракционнар эшләгәндә һәм яхшы һава шартларында гына тикшерелә. Башкарыласы эшләр исемлеге төзелде", - дип аңлатма бирде ул. Мондый киңкүләмле тикшерүләр 5-10 елга бер тапкыр үткәрелә, дип өстәде ул.

Ремонт эшләренең бер өлеше тәмамлану алдында, калганы җәй урталарында башкарылачак. "Барлык объектларда да вак ремонт эшләре башкарылды, ә "шайтан тәгәрмәче" һәм "оча торган тәлинкә" экстремаль таганнар җәй уртасында гына эшли башлаячак", - диде идарәче.

М.Салихҗанов шулай ук, быел бәяләр узган елдагыча калачагы, ә бу сезонда паркны ачуда «Ак Барс банк» ының финанс ярдәм күрсәтүе турында белдерде.

«Татар-информ», Юлия Ревина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев