Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 2 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар. Бүген көндезге һава температурасы Татарстан районнарында уртача 27-32 градус булачак. Аеруча көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында кызу булачак. Сабада көндез 24-26...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген - 2 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар.

Бүген көндезге һава температурасы Татарстан районнарында уртача 27-32 градус булачак. Аеруча көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында кызу булачак.

Сабада көндез 24-26 градус эсселек көтелә.

3 июньгә каршы төндә барлык районнарда да диярлек яңгыр явачак. Яшен һәм көчле җил чыгу, боз яву ихтималы бар. Һава температурасы 15 градус җылы булачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев