Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кызыл машина” тукталмасмы?

6 май көнне Мәскәү һәм Санкт-Петербургта старт алган хоккей буенча 80 нче дөнья чемпионатында төркем этабы уеннары дәвам итә. Россия җыелма командасы төркем этабындагы дүртенче матчын иртәгә Дания хоккейчыларына каршы уздырачак. Исегезгә төшерәбез: 22 майга кадәр дәвам итәчәк дөнья чемпионатында 16 команда катнаша. Алар ике төркемгә бүленеп уйный. Үз төркемендә...

6 май көнне Мәскәү һәм Санкт-Петербургта старт алган хоккей буенча 80 нче дөнья чемпионатында төркем этабы уеннары дәвам итә. Россия җыелма командасы төркем этабындагы дүртенче матчын иртәгә Дания хоккейчыларына каршы уздырачак.


Исегезгә төшерәбез: 22 майга кадәр дәвам итәчәк дөнья чемпионатында 16 команда катнаша. Алар ике төркемгә бүленеп уйный. Үз төркемендә беренче-дүртенче урын алган командалар чирекфиналга чыга.

А төркеме: Россия, Швеция, Чехия, Швейцария, Латвия, Норвегия, Дания һәм Казахстан.
В төркеме: Канада, Финляндия, АКШ, Словакия, Белоруссия, Франция, Германия һәм Венгрия.

Тарихка күз салсак, Россия Чемпионатны өченче тапкыр кабул итеп ала: 2000 һәм 2007 елларда безнең ил хоккейчылары алтын яулый алмады. Узган ел Канада чемпион булып калды, ә Россия икенче урын яулаган иде.

Олег Знарок җитәкләгән Россия хоккейчылары быелгы турнирны уңышсыз башлап җибәрде - 0:3 исәбе белән Чехия командасына оттырды. Аннары көч-хәл белән Казахстан җыелма командасыннан өстен чыкты - 6:4. Ә 9 майда, илдә Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Латвия хоккейчыларын тар-мар итте - 4:0. Сүз уңаеннан, 9 май - Бөек Җиңү көнендә Россия хоккейчылары өченче ел рәттән чемпионатта җиңү яулый.

- Бу көнне бит кешеләрнең кәефе күтәренке, барысы да бер-берсен котлый. Шундый көнне бәйрәмнәрен бозарга ярамый бит, - диде бу уңайдан команда капитаны Павел Дацюк.

Җанатарлар "Кызыл машина" - Россия хоккейчыларының узган елгы җиңелү өчен Канададан финалда үч алуын көтә.

- Россия җыелмасын "Кызыл машина" дип ашыгып атадылар, - дип үз фикерен белдергән СССРның атказанган тренеры Геннадий Цыгуров. - Бүгенге командаларны 1970-1980 еллардагы СССР җыелмасы белән чагыштырып булмый. Бүгенгеләре аңа якын да килми. СССР җыелмасының дүрт көчле бишлеге бар иде. Ә бүген һөҗүмле хоккейны аерым уенчылар гына күрсәтә. Шулай да Россия җыелмасы чемпионатны отарга сәләте.

Бүген тренерлар штабы җыелмага НХЛда Стэнли кубогы өчен көрәштән төшеп калган "Вашингтон" командасы уенчылары - сакчы Дмитрий Орлов, һөҗүмчеләр Александр Овечкин белән Евгений Кузнецовны да чакырды.

Россия җыелмасының төркем этабындагы калган уеннары:


12 май (20.15) Россия - Дания
14 май (16:15) Россия - Швейцария.
16 май (16:15) Россия - Норвегия.
17 май (20:15) Россия - Швеция.

Сүз уңаеннан: Россия җыелмасы составында "Ак Барс"тан бер генә уенчы да юк. Ә ул арада "Ак Барс" үзе трансфер базарында кайный. Капкачы Станислав Галимов, һөҗүмче Артем Лукоянов, Александр Свитов, Михаил Глухов, Дмитрий Архипов һәм Артем Михеев, сакчы Дамир Мусин белән яңа килешү төзелгән. Казанга 21 яшьлек Зият Пайгин әйләнеп кайтты, Екатеринбургның "Автомобилист" командасыннан 24 яшьлек һөҗүмче Александр Панков та Казанга күченде. Китүчеләр - Швеция һөҗүмчесе Оскар Мёллер, фин капкачысы Юсси Рюнняс, сакчылар - Константин Корнеев, Райан Уилсон, Яков Рылов, һөҗүмчеләр - Игорь Мирнов белән Андрей Иванов.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев