Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырымда “Ирфан” беренче ислам интернет-радиосы ачылды

Симферопольдә Кырым мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Ирфан” беренче ислам интернет-радиосы презентациясе булып узды.

Симферопольдә Кырым мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Ирфан” беренче ислам интернет-радиосы презентациясе булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кырым өчен ислам радиосы - яңалык. Оештыручылар фикеренчә, ул үз тыңлаучысын һәм интернет-тапшыру челтәрендә үз урынын табачак.

“ИРФАН” радиосы Ислам дине һәм мөселманнарның яшәү рәвеше турында сөйли. Радио программасында 50ләп тапшыру бар, алар рус һәм Кырым татарлары телендә трансляцияләнә. Перспективада җомга намазларын һәм вәгазь укуларны һәм башка дини чараларны турыдан-туры тоташтыру планлаштырыла.

Шулай ук мөселман дөньясы яңалыклары, актуаль мәгълүматлар, дини тормыш һәм пәйгамбәрләр турында тапшырулар эшләнәчәк. Биредә кырым татарлары турында тапшырулар, гарәп һәм инглиз телләре буенча дәресләр алып бару да каралган. “Ирфан” интернет-радиосы фән-техника өлкәсендәге кызыклы фактлар, шулай ук кызыклы сәяхәтләр турында да җиткереп барачак. Тагын радио аша психологлар киңәшләре, балаларга әкиятләр, дини хикәятләр дә җиткереләчәк.

Фото: https://pixabay.com | LubosHouska

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев