Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайның Хайнань утравыннан Татарстанга кайта алмаучы туристлар саны 369 кешегә җитте

Татарстан Хөкүмәте өйгә кайтырга самолет көтеп утыручы ватандашлар белән элемтәләрне җайга салды.

Кытайның Хайнань утравыннан Татарстанга кайта алмаучы туристлар саны 369 кешегә җитте. Утрауда барлыгы 550 турист бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көндә Хайнань утравында Татарстаннан килгән 550 кеше бар. Хәзерге вакытта аларның 369ы Татарстанга кайтырга самолет көтә, калганнары әлегә ял итә», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта республикадан килүчеләрнең барысы да татарстанлылар булмаска мөмкин. Алар арасында курортка бару өчен Татарстан аэропортларыннан файдаланган Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә булуы ихтимал, дип искәрттеләр дәүләт комитетында.

«Хәзерге вакытта Хайнань утравында 1,5 меңгә якын россияле бар. Бүген Ростуризмда Росавиация, РФ Транспорт министрлыгы вәкилләре, туроператорлар катнашында әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмә узачак, анда туристларны Кытайдан кайтару тәртибен тикшерәчәкләр», - дип ачыклык керттеләр Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Татарстан Хөкүмәте өйгә кайтырга самолет көтеп утыручы ватандашлар белән элемтәләрне җайга салды.

«ИрАэро» авиакомпаниясе «Жемчужная река» туроператорының бурычы җыелу сәбәпле, Россия һәм Хайнань утравы арасында очышларны туктатты. Хәзерге вакытта Казан, Кемерово, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Хабаровск һәм Чиләбе туристлары үз илләренә кайту өчен самолет көтеп утыра.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев