Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленар Сәйфиев төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлаган

Артистларның күбесе теләгән җиренә барып, җәйне күңелле үткәрүе турында сөйләсә, җырчы Ленар Сәйфиев җәйнең тиз узып китүенә һәм планлаштырган эшләренә җитешә алмавына зарлана. "Туган як темасына язылган "Кайтыгыз, онытмагыз!" җырына клип төшерергә иде исәбем. Инде җәй узып бара, ә клип әле дә төшерелмәде", - диде Ленар "Туйлар.ру" хәбәрчесенә. Җитешмәвенең сәбәбе...

Артистларның күбесе теләгән җиренә барып, җәйне күңелле үткәрүе турында сөйләсә, җырчы Ленар Сәйфиев җәйнең тиз узып китүенә һәм планлаштырган эшләренә җитешә алмавына зарлана. "Туган як темасына язылган "Кайтыгыз, онытмагыз!" җырына клип төшерергә иде исәбем. Инде җәй узып бара, ә клип әле дә төшерелмәде", - диде Ленар "Туйлар.ру" хәбәрчесенә.
Җитешмәвенең сәбәбе дә бар кебек. Җырчы күптән түгел дусты белән үз эшен ачкан. Хәзер Ленар төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. "Йорт төзү эшләре башкарабыз. Заказларны Казан буенча гына кабул итәбез. Ләкин зур тәкъдим булса, башка төбәкләргә дә чыга алабыз", - диде Ленар.
Шәхси тормышына килгәндә, җырчы әле өйләнмәгән һәм бу рольгә туры килердәй кешене дә очратмаган. "Гаилә төзергә әзер булуымны сизәм. Инде өйгә кайтып, балалар сөясе килгән чаклар да була. Насыйбым очрар, дип өметләнәм", - дип сөйләде Ленар Сәйфиев.
Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев