Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхозда республиканың иң яшь шорт-трек осталары җыйналды

Кышның соңгы көнендә Лесхоз бистәсенең "Нарат" боз сараена мәктәп укучыларының 1 Спартакидасы кысаларында республиканың иң яшь шорт-трек осталары җыйналды. Инглиз теленнән алынган әлеге сүз коньки киеп кыска арада югары тизлектә йөгерү дигән мәгънәне аңлата. Быел Сочида узган кышкы Олимпия уеннарында Россия командасы составында чыгыш ясаган Виктор Ан шорт-трек буенча өч...

Кышның соңгы көнендә Лесхоз бистәсенең "Нарат" боз сараена мәктәп укучыларының 1 Спартакидасы кысаларында республиканың иң яшь шорт-трек осталары җыйналды. Инглиз теленнән алынган әлеге сүз коньки киеп кыска арада югары тизлектә йөгерү дигән мәгънәне аңлата.

Быел Сочида узган кышкы Олимпия уеннарында Россия командасы составында чыгыш ясаган Виктор Ан шорт-трек буенча өч алтын медальгә лаек булды. Ул 1000 һәм 500 метрларга шәхси беренчелектә - ике, эстафетада өченче медальгә лаек булып, әлеге спорт төрен тагын да популярлаштырды. Боз сараенда узган әлеге ярышны күзәткәннән соң әлеге шорт-трек буенча өметле яшьләр үсүе ачык күренде.

Республика күләмендә тәүге тапкыр узучы әлеге спартакиадада 1999-2001 елгы 4 укучыдан (2 егет һәм 2 кыз) тупланган 24 команда көч сынашты. Финал ярышында район данын зона бәйгесендә жиңеп чыккан Саба гимназиясе командасы яклады. Гимназиянең VI-VII сыйныфында укучы Алисә Котдусова, Алина Хәйбриева, Адель Гарипов, Салават Зариповлар көндәшләренә зур әзерлекле спортчылар икәнлекләрен расладылар.

Спартакиаданы Татарстанның Фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина ачып, яшь спортчыларга яңа җиңүләр теләде. "Алдагы олимпиадаларда Россия, Татарстан данын яклаучы спортчылар арасында сезнең дә булуыгызга өметләнәм",- диде ул. Шулай ук спартакиадада спорт мастеры, республиканың шорт-трек буенча баш хөкемдары Денис Беляков яшь спортчыларга уңышлар теләп, уеннарга хөкемдарлык итте.

Шорт-трек дип аталган тимераякта узышу бәйгесе бик киеренке рухта булды, спортчыларның күз иярмәс тизлектәге ярышыннан боз үзе дә кызды кебек. Кызлар арасында шәхси беренчелектә Алисә Котдусова - икенче, егетләр арасында Салават Зарипов өченче урынга лаек булды.

Гомумкоманда исәбендә Саба гимназиясе спортчылары Чирмешән командасыннан гына калышып, икенче урынны яулады. Питрәчнең яшь спортчыларына өченче урын бирелде. Җиңүчеләрне Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марсель Әсәдуллин һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү үзәге белгече Гүзәл Нотфуллина тәбрикләп, Грамота һәм медаль тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X