Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхозга - вейк парк, Шәмәрдәнгә - мәйданчык төзеләчәк

Республикада "халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләргә конкурс уздырылуы турында хәбәр иткән идек. Барысы да нигезләмәдә язылганча барды: бәйгенең барлык этаплары үтелеп, узган атнада Хөкүмәт йортында муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халык социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Безнең районда Лесхоз бистәсендә вейк парк төзү һәм...

Республикада "халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләргә конкурс уздырылуы турында хәбәр иткән идек. Барысы да нигезләмәдә язылганча барды: бәйгенең барлык этаплары үтелеп, узган атнада Хөкүмәт йортында муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халык социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Безнең районда Лесхоз бистәсендә вейк парк төзү һәм вейкбордлар прокаты оештыру юлы белән туризмны, физик культураны һәм спортны үстерүгә булышлык итү буенча эшләнгән халык социаль проекты да җиңүчеләр исемлегенә керде. Бу исә 1 миллион сумлык грантка лаек булу дигән сүз. Вейк парк Лесхоздагы спорт-мәдәни комплексы составында карала һәм районга туристларны күбрәк җәлеп итүдә дә булышырга тиеш.

-Проект район өчен зур социаль әһәмияткә ия, -ди Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.- Беренчедән, халыкның һәм районга килүче кунакларның ял культурасын күтәрүгә, олысы һәм кечесе арасында спортның экстремаль төрләрен үстерүгә хезмәт итәчәк. Икенчедән, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк, муниципаль бюджетка өстәмә салым керемнәре алу мөмкинлеге туа. Вейквордка һәм сноубордка район халкының 5 проценты тирәсе тартылыр дип көтелә.

Вейк паркны торгызуда инвестор акчасына мәгълүм эш башкарылган инде.

-Хәзер грант акчасына эшне дәвам итәсе була, күлне киртәләп аласы, гидрокостюмнар кию өчен киенү-чишенү бүлмәләре булдырасы бар. Шулай итеп, Лесхозда тагын бер спорт төре белән шөгыльләнү өчен шартлар туа. Бездәге спорт сараена ярышка ераклардан киләләр. Укучыларны озатып йөргән әти-әниләргә исә вейк парк та хезмәт күрсәтәчәк. Гомумән, бистәгә өстәмә рәвештә 3 меңләп турист җәлеп итү планлаштырыла,- ди Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин.

Лесхозда экстремаль спорт төренең инде үзенә күрә фанатлары да туган. Шундыйларның берсе Линар Басыйровның әйтүенә караганда, вейк парк республикада Казанда һәм Яр Чаллыда гына бар икән. Лесхоздагысы исә алардан да шәбрәк булачак ди.

- Яшьләр вейкбордка тартылса, компьютер каршында азрак утырыр иде,- ди Линар.- Экстремаль булып саналса да, бер куркынычы да юк. Сигез яшьтән башлап, өлкәннәргә кадәр йөри ала. Гидрокостюм кигәч, салкын су да туңдырмый. Тизлекне компьютерда көйләргә була. Борылып китүе генә катлаулы. Кыш көне вейквордны сноубродка алыштырып булачак.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев