Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Маврина гражданнарны кабул итте

16 июль көнне ТР Дәүләт Советы секретаре, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Лилия Маврина Кремль урамындагы 12 нче Президент кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Депутатка ярдәм сорап улына кирәкле дарулар алу мөмкинлеге булмаган Кукмарада яшәүче, шулай ук торак сертификаты мәсьәләсе буенча Буадан бер гаилә мөрәҗәгать итте.

– Улыма 16 яшь, ул  тумыштан инвалид, - дип сөйләде кабул итү барышында Кукмарада яшәүче ханым. УЛ ДЦП һәм эпилепсия белән авырый.. Кызганычка каршы, аларны дәваларга мөмкин түгел. Әмма ул инвалид буларак ала торган дарулар, аның авыртуларын бераз җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Улым озак вакытлар бер даруны кулланды.  Әмма аның тискәре йогынтысы булды.. РКХ табибы яңа куркынычсызрак даруны билгеләде. Тик аны ташлама буенча алу мөмкин түгел.Ташламалы рецептны безгә язып бирмиләр. Кукмара район хастаханәсе Республика Сәламәтлек саклау министрлыгына гариза җибәрде, әмма минем мәгълүматлар буенча аны канәгатьләндермәделәр. Без андый даруны үз акчабыздан сатып ала алмыйбыз. Бер айлык курс якынча 4,5 мең сум тора. Безгә нишләргә?

Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» нең кабул итү бүлмәсенә соңгы вакытта ташламалы дарулар алганда кыенлыклар белән очрашкан кешеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килгән.

– Республикада яшәүчеләр өчен бу җитди проблема булып тора. Шуңа күрә «Бердәм Россия» тоткарланулар мәсьәләсен тизрәк хәл итү һәм аларны юкка чыгару өчен барлык ресурсларны да җәлеп итте. Хәзер бу проблема юк ителде дисәк тә була, – дип аңлатты Маврина. – Шуңа да карамастан, аерым очраклар бар әле. Без, һичшиксез, инвалид малайга ярдәм итү өчен, хәлдән чыгачакбыз. Дарулар алу - авыр хәлдә калган кешенең законлы хокукы. Билгеле булганча, ташламалы дарулар алу хокукына ия пациентлар реестры район хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында ярты елга бер тапкыр яңартыла, шуңа күрә 1 июльдән хәл ителергә тиеш иде. Тик теләсә кайсы очракта техник сәбәпләр килеп чыгарга мөмкин. Без моны тикшерербез.

 

Шулай ук Лилия Мавринага Буадан килүчеләр мөрәҗәгать итте. Биш бала тәрбияләүче күп балалы гаилә бу язда торак алу өчен сертификат алган. Тик кешеләр аны тормышка ашыра алмавыннан шикләнә. Эш шунда ки, Буада Социаль ипотека программасы буенча бер генә йорт төзелә һәм аның сертификат беткәнче төзелеп бетүе төгәл түгел.

- Сертификат ел ахырына кадәр генә  гамәлдә. Район хакимиятендә безгә срокка тур киләбез, дип ышандыралар.  Йорт декабрьдә сафка бастырылырга тиеш. Тик дөресен генә әйткәндә, без андагы хәлне үз күзләребез белән күрәбез: төзелеш әле башланмаган да. Декабрьдә инде соң булуы ачыклар дип куркабыз. Сертификат янса,  без тораксыз калачакбыз.

Лилия Николаевна бу мәсьәләне хәл итәргә һәм, кирәк булган очракта, җирле башкарма хакимият органнарыннан Буада фатир сатып алу мөмкинлеге булмавын раслаучы документ алырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Мондый белешмә республиканың башка районында торак сайлау яки социаль ипотека программасы буенча торак сертификаты средстволарыннан файдаланып фатир алу хокукы бирә.

Биш ел эчендә Татарстанда «Бердәм Россия» гә гражданнардан 125 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу республиканың һәр муниципаль районында һәм Казанның барлык районнарында ачылган киң кабул итү бүлмәләре челтәре ярдәмендә мөмкин булды. Депутатлар бирегә килүчеләргә ярдәм итеп кенә калмыйча, мөрәҗәгатьләргә анализ ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев