Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт төнге клубына кызларның итәген һәм күкрәкләрен үлчәп кертәләр

Әлмәттәге төнге клубка 25 сантиметрдан кыскарак итәк кигән, ә күкрәге 4 үлчәмле булган кызларны бушка кертәләр икән. Күкрәкнең зурлыгын ничек ачыклыйлардыр, ә итәк үлчәү өчен махсус линейкага кадәр булдырганнар. Төнге клубтагы бозык гамәлләр турында шунда булып кайтучының сүзләренә таянып, "Әлмәт таңнары" язып чыккан. - 25-30 яшьлек егет-кызларны ул көнне клубта...

Әлмәттәге төнге клубка 25 сантиметрдан кыскарак итәк кигән, ә күкрәге 4 үлчәмле булган кызларны бушка кертәләр икән. Күкрәкнең зурлыгын ничек ачыклыйлардыр, ә итәк үлчәү өчен махсус линейкага кадәр булдырганнар. Төнге клубтагы бозык гамәлләр турында шунда булып кайтучының сүзләренә таянып, "Әлмәт таңнары" язып чыккан.

- 25-30 яшьлек егет-кызларны ул көнне клубта күрмәдем диярлек. Бөтенесе 14-17 яшьлек мәктәп укучылары. Яшьләр күмәкләшеп өстәл, бар артында утыра. Өстәлләре буп-буш, әмма барысы да исерек, карашлары томанлы. Күзләренә ак-кара күренми. Спиртлы эчемлекләр кулланып кына исерделәр микән дип шикләндем. Чөнки үзләрен сәер тоткан балалар, музыка ритмын ишетмичә, маймыл кебек бәргәләнә. Буйлары 1 метрдан чак кына арткан яшүсмерләрне һич кенә дә балигъ булганнар дип уйламыйм. Азгынлык хөкем иткән бу бозыклык оясында наркотиклар куллануга да ерак түгел. Аякларын тоймаган, үле кешеләр кебек өстерәп чыгарып, дусларын клуб каршыннан таксига утыртып җибәргән яшүсмерләрне дә бу төндә күп күрдем, - дип сөйләгән ул.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X