Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Луиза Хәйруллинаның ире банкны талау турындагы күрсәтмәләрдән баш тарткан

Кайсы тарихның дөрес булуы һәм 25 млн сум акчаның кайда булуы элеккечә билгеле түгел.

Марат Хәйруллин хатыны банкны үзе генә талавын һәм акчаның кайда булуын белмәвен әйткән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 25 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны ире Беренче каналда барлык урланган миллионнарны оттыруын сөйләде. Ә аннары өй арестына алынгач, оттырылган акчалар тарихын хатынының яклаучылары уйлап чыгаруын әйтте.

“Мин тамашачылар һәм бу тапшыруны караучылар алдында гафу үтенәм, - диде ул. – Мин тапшыруга хатынымны яклаучы затлар басымы белән килдем. Алар мине бутады һәм хокукый нәтиҗәләр турында аңлатмадылар. Мин бары тик алар әйткәнне сөйләдем”, - диде ул.

Марат Хәйруллин сөйләгәнчә, уеннар белән мавыгу һәм оттырылган акчалар турында хатынының адвокатлары уйлап чыгарган һәм ир-атны бу турыда сөйләргә мәҗбүр иткән. Тикшерүдә Хәйруллинаның адвокатлары Маратның урлауда катнашы булмавын, хатынына урларга ярдәм итмәвен һәм акчаны кайда булуын белмәвен сөйләгәннәр.

Кайсы тарихның дөрес булуы һәм 25 млн сум акчаның кайда булуы элеккечә билгеле түгел. Луиза Хәйруллина 2 сентябрьгә кадәр Тикшерү изоляторында, ә аның ире 10 сентябрьгә кадәр өй арестында булачак.

Марат белән Луизаның кызлары — 12 яшьлек Регина белән 8 яшьлек Елена хәзер Салават шәһәрендә бабайлары Рамил Муллаәхмәтов опекасында яши.

Фото: Ачык чыганак.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X