Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйләгә нинди карар чыгардылар? (Фотолар)

21 мартта КФУ, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Татарстан ур., 2) «Идел» журналы «Әдәби суд» утырышы уздырды. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм «Идел» журналы каршында оештырылган Татарстан Әдәби суды утырышында Татарстанның халык язучысы, казый Рабит Батулла, сәркәтип Гөлүсә Закирова катнашында Ләйлә Хәбибуллинаның «Йөз алтмыш ат шул әмергә тукталганда… » дип исемләнгән шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган җинәять эшен тикшерде

Гаепләнүче — март аенда «Идел» журналында шигырьләрен бастырып чыгарган, инде шактый танылу алган Ләйлә Хәбибуллина иде.

Суд эше бик кызу барды. Мәхкәмә сәркәтип — Гөлүсә Закирова эшне ачып җибәрде. Казый эшен Рабит абый Батуллага ышанып тапшырдылар. Гаепләүче Рифә апа Рахман һәм гаепләүче ягыннан шаһит Луиза Янсуар иде.

Рахмарахман1

Рифә апа Рахмән Ләйләнең иҗатын бик кырыс итеп, иронияле итеп тәнкыйтьләгән булса, Луиза Янсуар эшне тиз тотарга, йомшак кына җитешмәгән якларны күрсәтергә тырышты. Хәер, Ләйләнең иҗатында алар бик күп булып чыкмады. Иң кызыгы, яклаучылар Әлфәт абый Закирҗанов һәм яклаучы ягыннан шаһит Галимҗан Гыйльмановларның фикерен ишетү булды. Алар гаепләнүчеле ялкынланып якладылар.

әлфәт

гилман

Башта казый «Ләйләнең иҗаты татар әдәбиятына шактый өлеш кертә, шуңа күрә аны аклыйбыз» — дип карар чыгарган булса да, аңа үзгәртүләр кертергә туры килде. «Ләйләнең иҗаты татар әдәбиятына шактый зур өлеш кертергә мөмкин! Шуңа күрә аны акларга була» — дип төзәттеләр.

батулбптул

IMG_3682

Хәбибуллина Ләйлә  үзе Әдәби суд турында менә нәрсә ди:

«Әдәби суд алдыннан ничек булыр, нәрсә әйтерләр икән дип, мин бик борчылган идем. Әмма бу юкка булган. Утырыш бик җиңел, күтәренке рухта үтте. Мин һәрбер сүзне игътибар белән тыңлап, анализлап, ярый әле катнашырга ризалашканмын, дип утырдым. Мондый иҗат лабораториясе, тәнкыйть утырышы аша һәр яшь язучыга үтәргә кирәк, минемчә. Монда яңгыраган һәр фикер файдага гына, үзеңнең иҗатыңа икенче төрле күзлектән, җитдирәк карый башлыйсың. Мондый әдәби судлар ешрак булсын һәм ул яшьләрнең иҗатын үстерсен иде.»

Чарадан соң бөтен кеше бик теләп фотога төште, һәм казый белән селфи ясады.

IMG_4282

IMG_4302IMG_4298IMG_4296

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X