Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ләйсән фестивальнең барлык жюри әгъзаларын әсир итте һәм югары бәя алды"

Ярославль өлкәсенең Ростов шәһәре "Алтын йөрәкләр" (Золотые сердца") хәйрия фонды генераль директоры Т.В.Капнинскаядан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменә Рәхмәт хаты алынды. "Хөрмәтле Рәис Нургалиевич! 2014 елның ноябрендә Тула шәһәрендә "Уңайлы мохит" программасы кысаларында оештырылган "Дуслык канатлары" эстрада сәнгате инклюзив халыкара конкурс-фестивале булды. Әлеге конкурста Сабадан бию хәрәкәтләренә феноменаль...

Ярославль өлкәсенең Ростов шәһәре "Алтын йөрәкләр" (Золотые сердца") хәйрия фонды генераль директоры Т.В.Капнинскаядан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов исеменә Рәхмәт хаты алынды. "Хөрмәтле Рәис Нургалиевич! 2014 елның ноябрендә Тула шәһәрендә "Уңайлы мохит" программасы кысаларында оештырылган "Дуслык канатлары" эстрада сәнгате инклюзив халыкара конкурс-фестивале булды. Әлеге конкурста Сабадан бию хәрәкәтләренә феноменаль сәләткә ия булган, сау-сәламәт булганнарны да көнләштерерлек кояш кызы Ләйсән Зарипова катнашты. Кыз спорт белән актив шөгыльләнә. Максатка омтылучан, фестивальнең барлык жюри әгъзаларын әсир итте һәм югары бәя алды. Ул - Гран-при иясе. Ләйсәннең чыгышы - ул хәрәкәттәге матурлык кына түгел, тагын да югары баскыч. Ул - йөрәкләрне иркәли торган яктылык һәм мәхәббәт. Ләйсәнгә, аның әти-әнисенә алга таба да иҗат уңышлары телибез. Сәләтле кешеләргә шулай зур игътибар һәм вакыт биргәнегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез",- диелә әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев