Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән – “Көмеш нечкәбил”

Республикабызда яз айларында ук башланган нечкәбилле сәяхәт соңгы тукталышына да килеп җитте.

“Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты яклавы астында узучы “Ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы” быел иң күркәм һәм матур гаиләләрне 16нчы тапкыр берләштерде. Сабалылар өчен бу конкурс аеруча истәлекле. Анда райондашларыбыз эшмәкәр Гөлнара Галимова –2016 елда, табибә-гинеколог Рухсора Худойбердыева 2019 елда катнашып, “Алтын нечкәбил” исемнәренә лаек булганнар иде. Быел мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын Югары Симет авылы мәдәният йорты мөдире Ләйсән Әхмәдуллина яклады.

Ярымфинал сентябрь аенда ук онлайн режимда үтте. Республикабызның 19 муниципаль районыннан һәм Казаннан 25 хатын-кыз туры эфир аша үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар, «Искиткеч гаилә тормышы» дигән 5 минутлык видеопрезентация дә тәкъдим иттеләр. Финалга үтүчеләр арасында Әхмәдуллиннар гаиләсе дә иң күп балл җыеп, соңгы турда катнашу хокукы алды. Берүк вакытта инстаграм челтәре аша тавыш бирү барды, Ләйсән 1395 тавыш җыеп, 2нче нәтиҗәне күрсәтте. Бәйрәм буласы көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында чын-чынлап гаилә бердәмлеге тантана итте. Республикабызның Саба, Азнакай, Балтач, Тәтеш, Арча, Югары Ослан, Спас, Чүпрәле, Норлат, Ютазы районыннан килгән күркәм гаиләләр сәхнәгә чыгып үзләренең кызыклы мәхәббәт тарихлары белән бүлештеләр, гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.

Сабалыларның чыгышы “Әхмәдулиннарның гаилә концерты” дип аталуы очраклы түгел. Ләйсәннең тормыш иптәше – Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Роберт улы бу вазыйфага кадәр мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфасын башкарган, авылда оста көрәшче, баянчы, кыскасы, җырга-моңга һәвәс кеше буларак та дан казанган. Бертуган энеләре Илдар белән Илшат та оста гармунчылар. Уллары Булат, Инсаф, Фәридә дә әти-әниләре кебек әкренләп сәхнә тормышына кереп баралар. Кыскасы, Югары Симет авылында бер генә концерт-тамаша да Әхмәдуллиннар катнашыннан башка узмый. Мәдәният йорты мөдире Ләйсән үзе дә ике иҗат коллективын –биючеләрнең “Сәйлән” һәм җырчыларның “Асылъяр” фольклор ансамбльләрен җитәкли. “Сәхнә алар өчен икенче йорт кебек, ә тормышлары үзе бер җырлы-моңлы бәйрәмне хәтерләтә, күпсанлы туганнары да сәнгатькә якын кешеләр”-дип таныштырдылар зур сәхнәдән Әхмәдуллиннарны. Җырлы-биюле чыгышлары аша (сәхнәгә 40ка якын кеше күтәрелде) әнә шул фикерне ачып бирергә тырыштылар райондашларыбыз. Әхмәдуллиннар өчен җан атарга районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә барды. Фестивальдә һәр гаиләнең чыгышы кабатланмас һәм аерым игътибарга лаек иде. Җиңүчеләрне игълан иткәнче катнашучылар аерым номинация буенча бүләкләнделәр. Ләйсән һәм Илгизәр Әхмә­дуллиннар гаиләсенә Казан шәһәренең “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең махсус бүләге, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Рәхмәт хаты, шулай ук “Гаилә һәм җәмгыять” номинациясе лауреаты дипломы тапшырылды. Һәм иң дулкынландыргыч мизгел... Кем җиңүче? Азнакай шәһәреннән килгән дүрт балалы Хаҗиәхмәтовлар гаиләсеннән азга гына калышып, Ләйсәнебез 2нче призлы урынга чыкты һәм фестивальнең “Көмеш нечкәбил” титулына ия булды.

“Бүгенге чыгышыбыздан бик канәгать калдык. Гомумән, бу фестивальдә катнашуыбыз безнең өчен зур горурлык, бик күп гаиләләр белән дуслаштык, күп нәрсәгә өйрәндек, кайберләренең матур гадәтләрен үзебезгә өлге итеп алдык. Фестивальгә әзерләнү, гаиләбезнең тарихын, гореф-гадәтләрен барлау да нәселебез өчен бик файдалы һәм кирәкле эш булгандыр. Безгә һәръяклап ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, район мәдәният бүлегенә, хезмәттәшләребезгә, туганнарыбызга чын күңелдән рәхмәт!”–дип сөенече белән уртаклашты соңыннан Ләйсән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев