Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән Таишеваның егете, Татар радиосындагы туры эфирга бәреп кереп, тәкъдим ясаган [+видео, фото]

«Татар радиосы»ның «Уян татар! 7:00 агентлары» тапшыруы алып баручысы Ләйсән Таишевага сөйгән егете туры эфирда студиягә кереп тәкъдим ясаган! Ул Ләйсәнгә зур чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк иткән.

- Минем өчен бу чын мәгънәсендә көтелмәгән хәл булды. Егетем әлеге адымга 1-2 ай алдан әзерләнгән, радиода эшләүче хезмәттәшләрем белән сөйләшкән, киңәшләшкән. Мин генә берни дә белмәдем. Башта ул радиога шалтыратып, миңа матур сүзләр әйтте, мәхәббәтен аңлатты. Аннан соң туры эфир вакытында студиягә кереп тәкъдим ясады. Әлбәттә, «риза» дидем! Студиядә утырган Айваз, Булат, Әбри, Ильяс бу күренешне видеога төшереп, радио тыңлаучыларга комментарий биреп утырды, - дип сөйләде Ләйсән Таишева.

Ләйсәннең сөйгән яры Саша исемле булса да, татарча бик яхшы белә. Кияүгә чыгу тәкъдимен дә татар телендә әйткән. «Без ике елга якын очрашып йөрибез. Танышуыбыз кызык кына булды. Яшьләр үзәгендә дусларым белән йөргәндә урамда таныштык. Гомеремдә дә алай танышып буладыр дип уйламадым, гадәттә уртак дуслар аша танышалар бит. Саша - иҗаттан ерак кеше, бик төпле, акыллы», - диде Ләйсән. Яшьләр әле никах, туй көннәрен билгеләмәгән.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев