Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсән Зарипова Мәдәният елында тамашачыларга күңелле бәйрәм ясады [+видео]

Байлар Сабасында яшәүче Кояш кызы Ләйсән Зарипова турында газетабызда язган идек. Ләйсән ул вакытта безне шат күңелле, аралашучан, хәрәкәтчән булуы белән сокландырды.

Аның шөгыльләре тагын да арткан. Ул хәзер төрле биюләр өйрәнеп тамашачылар җыя. 3 август көнне район мәдәният йорты каршына аның яраткан дуслары җыйналды. Мәдәният елында тамашачыларга күңелле бәйрәм ясады ул. Ләйсән заманча биюләрдән тыш, төрле милләт биюләрен дә башкарып, һәркемне шаккаттырды. Ләйсән үзенең тырышлыгы, сәхнәдә югалып калмавы белән нык ихтыярлы, сәламәт кешеләргә караганда да көчле булуын исбатлады.Концерт үзешчән яшь артистларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Тамашачыларның да кызның үзе кебек киң күңеллеләре җыелган: аны чәчәкләргә һәм көчле алкышларга күмделәр. Ләйсән бию серләренә үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер Казан федераль университеты студенты Альбина Фәтхриева ярдәме белән тагын да камиллеккә омтыла. Ләйсән интернет челтәрендә дә зур кызыксыну уятты. Санк-Петербург шәһәрендә яшәүче җырчы Заһира Шетлер да үзенең клипларында безнең Кояш кызының биюләрен алырга нияте барлыгын белдергән. Ләйсәннең "сольный" концертлары әле алга таба да булыр дип көтелә. Бу хакта сайтыбызда хәбәр итәрбез.

Фотолар - МОНДА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев