Мәктәп укучыларының каникул вакытлары билгеле
Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала.
2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының вакыты билгеле булды. Ул гражданнарга мәгълүмат бирү өчен Россия Хөкүмәте тарафыннан җибәрелгән «Объясняем. РФ» порталында чыккан. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр һәм язгы каникул – 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр.
Мәктәп администрациясе үзенең датасын билгели ала, диелә әлеге хәбәрдә.
Көзге каникул вакытына 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне туры килә. Шулай итеп, россиялеләр өч көн рәттән – 4-6 ноябрьдә ял итәчәк.
Кышкы каникул Россиядә яңа ел бәйрәмнәре белән тулысынча туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев