Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малахов тапшыруы аша улына әти-әни эзләгән Айгөл Фазыйлова: «Үземне начар хис иттем…»

4 мартта Айгөл Фазыйлова үзенең вконтакте төркемендә пост урнаштырып, янәдән халыкка мөрәҗәгать итте. Ул химия терапиясе алуы, хәле начарланып алуы, улының бар да яхшы булу турында әйтте.

«Кадерле дусларым! Мин озак вакыт элемтәгә чыкмадым, яңа постлар куймадым. Нур һәм химия терапиясеннән соң, мин үземне начар хис иттем, язарга хәлем һәм кәефем булмады. хәзерге вакытта хәлем яхшырак. Ләкин йокысызлык белән интегәм (золадекс химиясе, сөяктән золендрон кислотасы алам (бу да химия).

Мин сезгә бик рәхмәтле! Сез көн саен минем эшләр һәм сәламәтлек белән кызыксынасыз! һәм әлбәттә инде яраткан улым Әмирнең хәлен белеп торасыз. Аның барысы да әйбәт. Балалар бакчасына һәм футболга йөри. Сезгә сәлам әйтә.

Мине аңлавыгыз һәм ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Сезнең язганнарны укып, минем тизрәк тереләсем һәм бу халәтне җиңәсем килә», дип уртаклашкан Айгөл Фазыйлова.

Фото: https://vk.com/id364875166

https://vk.com/club159580236

https://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев