Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Башаров хатыныннан гафу үтенде

Андрей Малаховның "Сегодня вечером" программасында Марат Бәшәров һәм Татьяна Тарасова катнашында җәнҗал чыкты. Актер "Ледниковый период" тапшыруында алган казанышлары турында сөйли башлагач, Татьяна Тарасова аның авызын япты. " Я хәзер бөтен ил алдында кыйнаган хатының алдында гафу үтенәсең, яки мин китәм! Сиңа өстәл артына утырып кубоклар күрсәтеп утырырга түгел, ә...

Андрей Малаховның "Сегодня вечером" программасында Марат Бәшәров һәм Татьяна Тарасова катнашында җәнҗал чыкты.

Актер "Ледниковый период" тапшыруында алган казанышлары турында сөйли башлагач, Татьяна Тарасова аның авызын япты. " Я хәзер бөтен ил алдында кыйнаган хатының алдында гафу үтенәсең, яки мин китәм! Сиңа өстәл артына утырып кубоклар күрсәтеп утырырга түгел, ә башка җирдә утырырга кирәк",- дип ультиматум куйды.

Бәшәров бу сүзләрдән соң, тормыш иптәше Екатерина Архарова алдында гафу үтенде. Шулай ук ул Тататьяна Тарасовага интернетта чыккан имеш-мимешләргә ышанмаска кушты.

Моннан соң студия тынычланды һәм тапшыру гадәти режимда үтте. Китәргә җыенган Тататьяна Тарасова уеннан кире кайтып, әңгәмәне дәвам итте.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев