Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы турында сөйләде

21 март көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бу елның 2 аенда республикада терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11,9 млрд сум булган. Узган елның шушы чорына карата үсеш 9% тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы оешмаларында шул вакыт эчендә 221 мең тонна сөт савылган (+16,5 мең тонна) һәм 67,6 мең тонна тере үлчәмдә терлек һәм кош үстерелгән (+3,8 мең тонна).

Министр, терлекчелекнең нәтиҗәле үсешендә төп фактор тотрыклы нәсел базасын булдырудан гыйбарәт, дип билгеләп үтте. Республиканың 24 муниципаль районында 74 нәсел заводы һәм репродукторы эшли. Сөт терлекчелегендә 54 нәсел хуҗалыгы бар, аларда 60 меңнән артык сыер исәпләнә. Россия төбәкләре рейтингында нәселле сыерлар саны буенча Татарстан өлеше 5,7% тәшкил итә һәм илдә икенче урында тора, ул Ленинград өлкәсеннән геншә калыша. Аннары Киров һәм Свердловск өлкәләре бара.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, сыерларның 26%ы нәселле сыерлар һәм җәмәгать секторы сөтенең 35%ын җитештерә. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында 5847 кг сөт җитештерелгән, ә нәселле хуҗалыкларда – 7620 кг, үсеш 6% тәшкил итә. 2020 елга бу күрсәткечне 8 мең кг-га җиткерү бурычы куелган.

Министр Биектау районындагы «Элита» нәсел предприятиесенең эшчәнлеге белән таныштырды, ул республиканың сөт терлекчелегендә селекция-генетика үзәге булып тора. «Нәсел үгезләре орлыкларының сыйфаты дөньякүләм дәрәҗәгә тиң. Узган ел 1 млн дозадан артык орлыку җитештерелгән һәм 400 меңнән артык сатылган. «Элита» предприятиесе ресурсларыннан һәм орлык материалыннан файдаланырга кирәк», – диде Марат Җәббаров.

2019 елда республикада 276 мең бозау туган – 100 сыерга 83 бозау туры килә. Кама Тамагы, Минзәлә, Лаеш һәм Әлмәт районнарында хәлләр бик әйбәт түгел. Министр хуҗалыклар җитәкчеләрен бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга кушты.

Республика сыерларының өчтән бере шәхси хуҗалыкларда. Бу секторда ясалма орлыкландыру 2019 елда 60% тәшкил итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы моны ел ахырына 70%ка җиткерү бурычын куйды.

Марат Җәббаров шәхси ярдәмче хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру өлеше югары булган алдынгы районнарда җитештерү буенча технологларның барлык потенциалы кулланылган булуын билгеләп үтте. Республикада барлыгы республика программасы буенча төзелгән 126 участок ветеринария пункты эшли.

Министр шулай ук язгы кыр эшләренең барышы турында кычкача мәгълүмат бирде. Алдагы 2 атнада торачак һава торышы туң туфракка ашламалар кертү буенча эшләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген 17 район үсемлекләрне тукландыруга керештеләр инде, алга таба темп артачак. Марат Җәббаров иртә тукландыруның икътисадый акланган агроалым булуын искәртте, бигрәк тә көзге культуралар көчсезрәк булган участокларда. Моннан тыш, дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы техника комплексын кабул итү башлануы турында да хәбәр итте министр.

Рөстәм Миңнеханов, нәсел эше – терлекчелекне үстерү өлкәсендәге эшнең мөһим өлешен тәшкил итә, дип ассызыклады. «Биектау районында эшләгәндә бу эшләргә мин аеруча игътибар бирә идем. Бу ресурсны без үзебез үстерергә тиеш. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Нәсел базасы да, фән һәм белгечләр дә. Болардан төпле файдаланырга гына кирәк», – диде ул.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев