Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Кәбиров: Бәрәңге алырга "МЧС" чакырттым

Авылга сирәгрәк кайткач, эшләр хәтсез генә җыелып китә. Бу юлы бәрәңге дә алырга кирәк. Өстәвенә, көн саен диярлек яңгыр. Кыска вакытка кайткач, Мичурин карт әйтмешли, табигатьтән шәфкать көтеп ятып булмый. Ни булса шул булыр дип, бакчага чыгып киттем. Бер кишәрлек казып ыргытуга, вак- вак сибәләп торган яңгыр басылды. Икенче кишәрлекне...

Авылга сирәгрәк кайткач, эшләр хәтсез генә җыелып китә. Бу юлы бәрәңге дә алырга кирәк. Өстәвенә, көн саен диярлек яңгыр. Кыска вакытка кайткач, Мичурин карт әйтмешли, табигатьтән шәфкать көтеп ятып булмый.
Ни булса шул булыр дип, бакчага чыгып киттем. Бер кишәрлек казып ыргытуга, вак- вак сибәләп торган яңгыр басылды. Икенче кишәрлекне төгәлләүгә:
- Вәт, маладис, булдырасың бит, әллә син Татарстаннанмы? - дигән кебек елмаеп кояш килеп чыкты.
Бер карасаң, җир эшенең яхшы ягы бар - иренеп кенә эшләсәң дә карышмый, акрын гына алга бара. Шул рәвешле бакча казылып бетте. Хәзер бәрәңгене җыярга кирәк. Ә ул уңган, каһәрең. Һәр төп саен ярты чиләк диярлек. Шул кадәр уңмаса да ярыйсы иде дә инде. Югыйсә, бер кыш чыгу өчен әллә күпме бәрәңге дә кирәкми. Алай булса да, ходай үзе атап биргән нәрсәне җир өстендә калдырып булмый бит. Ару гына бер өем ясауга, бу эшнең тиз генә бетмәячәге ачыкланды. Тагы кояшка карап алдым. Аңа карауга, үземнең Татарстаннан икәнлегем искә төште. Татарстан турында уйлауга - Казан, милләтем, халкым дип язылган шигырьләр. Кояш та, мыек астыннан елмаеп:
- Ник син монда берьялгызың интегәсең әле, халкың кайда соң? - дип үчекләгәндәй тоелды.
Ә асылда, кояш хаклы иде. Ник мин монда берьялгызым этләнәм әле?!.
Элегрәк авылда үзләрен шаяру катыш «МЧС» дип атап йөртүче бер төркем бар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы була инде. Кемдә нинди ашыгыч эш бар, шуларны чакыра. Сорасалар - акча бирәсең. Гадәттә алар акча сорамыйлар, сыек валюта белән алалар. Болар бөтен авылга ун-унбишләп җыелып китә торгандыр. Печән вакытында да, бакча эшләре кызганда да болардан кулае юк - теләсә нинди эшне «эһ» дигәнче эшләп ташлыйлар. Көзге салкыннар җитүгә, әби-чәбигә утын әзерләп бирәләр, кыш булса, кар көриләр. Кыскасы, ел әйләнәсенә эш белән тәэмин ителгән инде болар.
Иң беренче шуларны искә төшердем. Ләкин алар да бик сирәкләнгән булып чыкты. Кайберләре авылдан чыгып киткән, кайберләре мәңгелеккә күчкән. Кайберләре эчүен бөтенләй ташлап, гаилә корып җибәргән...
Сафта калганнары да бардыр инде дип урамга чыктым. Беркадәр атлауга ук каршыма шундыйларның берсе очрады. Күрештек. Ул йодрыклап күрешкән кебек тоелды. Мин аның кулына карадым һәм сискәнеп киттем. Ул, моңсу гына елмаеп:
- Бармакларны өздердем бит, - дип куйды.
Беркадәр хәлләр белешкәч, мин «МЧС егетләре» белән кызыксындым.
- Хәзер бетте инде андый нәрсә, - диде ул. - Бөтен авылга мин калдым да, тагын бер-ике малай. Барыбыз да бер чама менә...
Кибет янында тәмәке тартып торган ике танышымны күреп сөенеп куйдым. Тик бераз сөйләшүгә, аларның да нәкъ минем шикелле кеше эзләп чыгулары ачыкланды. Боларның берсе өлкән яшьтәге әнисе белән генә яши, икенчесе бөтенләй берьялгызы. Вакыт-вакыт төшергәләп алсалар да, дөньяларын тигез генә алып баралар.
- Җир кипсә, хәзер уборкага дип килеп җитәләр инде, бәрәңге җыелмыйча кала, - дип борчыла берсе. Икенчесе нидер исенә төшерә:
- Карале, кичә теге марҗалар йөри иде бит, кемдә кундылар икән?
- Алар эшләр дисеңме?
- Берәр ярты булса, эшлиләр инде алар.
Сүз күрше авылдан килеп, салыштырып, ялгыз ирләрнең күңелен күреп йөрүче марҗа кызлары турында икән. Миңа - авылга ялгызы кайткан гаиләле кешегә батмый инде бу вариант. Һәм без тәмәке төпчекләрен туган җиргә батырып, өчебез өч урам буйлап төшеп китәбез. Кеше эзлибез. Кемдер фермада, кемдер үз эше белән, кемдер урманга киткән, кемдер... Көндез чыра яндырып эзләсәң дә, кеше табарлык түгел. Бәлки, бу яхшыдыр. Һәркем үз дөньясын карый, ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнә, урам буенда эчеп йөрми дигән сүз бит инде. Шулай да берәрсен тапканда яхшырак булыр иде. Хет бераз салган булсын, хет махмырдан булсын... Мин ник бакчадан чыгып киткәнемә үкенә башлап кире борылдым. Иренеп кенә кыймылдаган булсам да, әллә күпме эш эшләнгән булыр иде бит...
Урамны әйләнеп чыккач, кибет янында кабат очраштык. Кемне дә булса табарга беребезнең дә өмете юк иде инде.
- Авылда кеше калмады, - дип куйды кемебездер. Һәм өчебез дә беравыздан моңа каршы төштек:
- Ә без кеше түгелмени?!
- Кемнән башлыйбыз соң?
- Аерма юк.
Аерма чынлап та булмады. Башта беребезнең бакчасын җыеп чыктык, аннан икенчебезнекен... Кеше күп булгач, эш тиз бара бит инде, ә эш баргач, күңел күтәренке. Барысын да тәмамлап, кулларны юганда гына үзебезнең өчәүләшеп, урам буйлап кеше эзләп йөрүебезгә аптырап куйдык.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев