Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов техниканы газ-мотор ягулыгына күчерүнең өстенлекле якларын атады

Агросәнәгать комплексында дизель ягулыгына һәм бензинга чыгымнар елына 10 млрд сумнан артып китә, ди ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Республика агросәнәгать комплексында дизель ягулыгына һәм бензинга чыгымнар елына 10 млрд сумнан артып китүен хәбәр итте. Бүген министрлыкның коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ул техниканы газ-мотор ягулыгына күчерүнең өстенлекле якларын атады.

“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы - мотор ягулыгын иң күп кулланучыларның берсе. Дизель ягулыгына һәм бензинга чыгымнар елына 10 млрд сумнан артып китә. Авыл хуҗалыгы техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү энергия ресурсларын саклап калырга һәм продукциянең үзкыйммәтен киметергә ярдәм итәчәк. Исәпләүләр буенча, ягулыкны газга күчергәндә, чыгымнар кимрәк тотыла”, - диде ул.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында газ-мотор ягулыгын куллануның нәтиҗәле булуына мисаллар да китерде. “Менделеев районында “Полесье КЗС-1218” ашлык җыю комбайннарының ягулык чыгымнары өч тапкырга кимегән. 2018 елда Яшел Үзән районында “Майский” теплица комбинатында газ-мотор ягулыгы куллану хисабына 9 млн сум экономияләнгән”, - диде ул.

Соңгы биш елда республика агросәнәгать комплексында газ-мотор техникасы саны 28 дән 319 берәмлеккә кадәр арткан. Бүгенге көндә "Майский "теплица комбинатында газ-мотор ягулыгында 42 автомобиль эшли. "Ак Барс "машина-технология компаниясе”ндә - 16, " Чаллы-Бройлер" компанияләрендә - 64, “Чаллы икмәге” компанияләрендә 67 берәмлек шундый техника бар. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев