Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртүчеләрне яңа штраф көтә

Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин. Кайбер депутатлар шундый тәкъдимне күтәреп чыккан инде. - Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проекты әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум...

Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин. Кайбер депутатлар шундый тәкъдимне күтәреп чыккан инде.

- Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проекты әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләргә кирәк.

Депутат фикеренчә, чүп-чар рәтенә тәмәке төпчеген дә кертергә кирәк. Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына да икән инде. "Хәзер аны федераль дәрәҗәдә куллану кирәк, - ди проект авторы. - Кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видео материаллар ярдәмендә җәзага тартып булыр иде".

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X