Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәчет карагын 3,5 елга утыртканнар

Казанда яшәүче Артур Насыйбуллин кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул мәчеттәге сәдака тартмасыннан акча урлауда гаепле дип табылды. 32 яшьлек ир-ат әлеге кырын гамәлен 2013 елда ук кыла. Киров районындагы мәчеткә ул тәрәзә аша керә, тартманы ватып ача һәм андагы 20 мең сум акчаны...

Казанда яшәүче Артур Насыйбуллин кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Ул мәчеттәге сәдака тартмасыннан акча урлауда гаепле дип табылды.

32 яшьлек ир-ат әлеге кырын гамәлен 2013 елда ук кыла. Киров районындагы мәчеткә ул тәрәзә аша керә, тартманы ватып ача һәм андагы 20 мең сум акчаны урлап чыга. Җинаять урынында бармак эзләре калса да, аны эзләү ике елга сузыла. Ул судта үз гаебен тулысынча таныган.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев