Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәчеттә бушлай лагерь оештырыла

1-14 июнь көннәрендә Казанның Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен лагерь оештырыла. Лагерьда ислам һәм әдәп-әхлак нигезләре өйрәтеләчәк. Шулай ук балаларга күңел ачу һәм мәдәни чаралар уздыру да ниятләнелә. Иске Татар бистәсе мәчетләренә, тарихи музейларга, зоопаркка бару һәм төрле танылган шәхесләр белән очрашулар да көтелә. Билгеле инде, спорт уеннары да...

1-14 июнь көннәрендә Казанның Апанай мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен лагерь оештырыла.

Лагерьда ислам һәм әдәп-әхлак нигезләре өйрәтеләчәк. Шулай ук балаларга күңел ачу һәм мәдәни чаралар уздыру да ниятләнелә. Иске Татар бистәсе мәчетләренә, тарихи музейларга, зоопаркка бару һәм төрле танылган шәхесләр белән очрашулар да көтелә. Билгеле инде, спорт уеннары да читтә калмый.

Лагерь - бушлай. Биредә балаларга иртәнге һәм төшке аш каралган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев