Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният министры республика халкын Халыкара театр көне белән котлады

27 март - Халыкара театр көне.

Халыкара театр көне уңаеннан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республика халкын әлеге бәйрәм белән котлады.

Министр бу бәйрәмнең театр әһелләре генә түгел, театр сәнгатен яраткан миллионлаган тамашачы да бәйрәм итә торган бердәнбер һөнәри бәйрәм булуын билгеләп үтә.

“Татарстан – Россиянең зур театр үзәкләренең берсе, ул уникаль театраль мәдәнияткә ия. Бүгенге көндә республикада төрле жанрлы һәм юнәлешле дистәләгән театр эшли. Профессиональ коллективлар гына түгел, һәвәскәр коллективлар да үз иҗатлары белән сөендереп тора. Моннан тыш хосусый театрлар да, иҗат лабораторияләре дә уңышлы эшли, эксперименталь проектлар гамәлгә ашырыла”, - диелгән котлау текстында.

“Үткән Театр елы Татарстан өчен гаять уңышлы булды. Премьералар һәм тамашачы саны, репертуар тәкъдиме арту, гастрольләр географиясе, дәрәҗәле фестивальләрдәге уңышлар кебек күрсәткечләр буенча рекордлы саннарга ирештек”, - дәвам ителә котлау сүзләре. Министр республика халкына үткән елда 87 премьера тәкъдим ителүен горурланып искә алган. 

Хәзер театраль тормыш туктап калган кебек тоелса да, артистлар театр сәнгатен яратучыларны сөендереп торалар. Алар социаль челтәрләрдә виртуаль очрашулар оештыралар, популяр спектакльләрнең онлайн-трансляцияләрен ясыйлар, дип искәртә министр.

“Сезгә сәламәтлек, муллык һәм илһам телим. Яңа спектакльләр, яңа рольләр, яңа җиңүләр һәм казанышлар насыйп булсын”, – диелә котлауда.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев