Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөфтинең мөселманнарга киңәше: Сабыр булыгыз, уразадан беркемнең үлгәне юк!

“19 сәгать дәвамында фәрештәләр безнең өчен догада”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза тотарга җыенучы мөселманнарга сабыр булырга кушты. Бу киңәшен ул “Татар-информ” агентлыгында Республика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә җиткерде.

“Пәйгамбәрнең бер хәдисе бар – фәрештәләр ураза тотучыларны ярлыкауны сорап торалар. Әй, Раббым, фәлән бәндәне гафу ит, дип сорыйлар. Раббыбызның рәхмәте шулкадәр зур: 19 сәгать дәвамында фәрештәләр безнең өчен догада. Шуңа күрә, борчылмагыз, ачлыктан беркем үлмәде, ашаудан үләләр. Бөтен авырулар ашаудан килә, Уразадан беркем үлгәне юк. Сабыр булыгыз!” – дип киңәш итте Татарстан мөфтие.

  • 16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин