Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхәббәт көймәсендә

Мәхәббәт көймәсендә

Язмышымны сиңа тапшырдым,

Хыялымны чынга ашырдым.

Синең кулда - тормыш көймәсе,

Дулкын, берүк, бәрә күрмәсен.

Зилзиләле тормыш диңгезен

Кичү авыр , диләр берүзең.

Кирәк икән терәк-җилкәнең

Сынау өчен көчен җилләрнең.

Бик ярсулы диңгез өсләре,

Җилкәннәрнең җитми көчләре.

Турылыгы өчен юлларның

Бер булуы кирәк уйларның.

Юллар озын, юллар бик ерак,

Адашмаска кирәк бер маяк.

Бер көймәдә хәзер икебез -

Мәхәббәткә баттык инде без.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев