Мичанбашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрелде
Яңалыклар

Мичанбашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрелде

Инвалидлар декадасы дәвам итә

Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында, 7 декабрьдә Мичанбаш авылы клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды.

Бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар, иҗат белән шөгыльләнделәр, конкурсларда катнаштылар. Аларның һәркайсы үзенчә сәләтле. Күңелле аралашу мул сыйлы чәй өстәле артында төгәлләнде.


Нет комментариев