Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңгол Галиев, җыр мәктәбе булдырып, җырчыларны тәрбияләргә теләвен әйтте

Элвин Грейның стадионнар җыеп җырлавы аның бөеклеген түгел, халыкның төшүен күрсәтә, - ди җырчы-мөгаллим.

Татарстанның халык артисты, мөгаллим Миңгол Галиев, җыр мәктәп-үзәге булдырып, җырчыларны тәрбияләргә теләвен белдерде. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Минем төп максатым - Казанда тәрбияви җыр үзәге булдыру. Шулай ук музыкаль театрга кадрләр әзерли алам. Минем моңа әзерлекле шәкертләрем дә бар. Миңа моны тормышка ашыру өчен, тиешле шартлар булдырырга ярдәм итсеннәр иде”, - диде Миңгол Галиев.

Аның фикеренчә, җыр мәсьәләсендә “шайтан туе”, күңел моңы” дигән әйберләр бар. Заманында татар милләтен мәгърифәт кенә түгел, ә аның күңел моңы да саклап калган.

“Мәсәлән, “Үзгәреш җиле” – ул, минем фикеремчә, шайтан туе. Анда берәү татар җырын башкара, ә икенче берәүләр, почмакта татарга хас булмаган кәкре-бөкре, маймыллар кебек, бию башкаралар”, - дип, татар җыр фестиваленә тискәре карашын белдерде мөгаллим.

“Шул ук Элвин Грейның җырлавын алыйк. Аның стадионнар җыеп җырлавы бөеклеген күрсәтми, ә киресенчә, халыкның шушы маймыл дәрәҗәсенә төшүен күрсәтә. Музыка сәнгатенең көче зур, чөнки ул кешене җырчы исеменә дә, шул ук вакытта хайван исеменә дә лаек итә ала. Җыр, беренче чиратта, кешене тәрбияләргә тиеш”, - дип тәмамлады үз фикерен җырчы.
 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X