Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли музейда Рәмис Аймәт шигырьләре татар һәм рус телләрендә яңгырый

Татарстан Милли музеенда шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә бара.

Рәмис Аймәт шигырьләренең рус теленә тәрҗемә ителгән булуы аның аудиториясен киңәйтә һәм шагыйрьне башка халыклар арасында да таныта. Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова шагыйрь Рәмис Аймәт иҗатына багышланган кичәдә шушы фикерне җиткерде һәм үзенең дә Рәмис Аймәт шигырьләрен тәрҗемәләре аша тануын әйтте.

Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә бара. Кичә шагыйрьнең 50 еллыгы уңаеннан Татарстан Милли музее тарафыннан оештырылган. Тамаша аншлаг белән бара.

Светлана Измайлова үз чыгышында Рәмис Аймәтнең унбиш ел музей системасындв эшләвен - Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай әдәби музейларын җитәкләвен, ул эшләгәндә музейларның милли әдәби үзәккә әверелүен искәртте. Рәмис Аймәт шигырьләренең музыкальлегенә басым ясады.

Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров Рәмис Аймәтнең төрки телле шагыйрьләр арасында танылган булуын әйтте. Ул Рәмиснең элитар шагыйрь таләпләренә туры килүен ассызыклады.

Кичәдә халыкара конкурслар лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин, Энҗе Шәймурзина, Казан театр училищесы һәм музыка кңллияте студентлары катнаша. Концертмейстер Мөнирә Хәбибуллина. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев