Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Аграр университеты һәм Казан ветеринария академиясе ректорларын тәнкыйтьләде

Югары уку йортларын тәмамлаучылар арасында авылга эшкә кайтучыларның саны аз, бары 18 процент кына, ди ТР Президенты.

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР Рөстәм Миңнеханов Россия вузлары рейтингында соңгы урында барган өчен Казан аграр университеты һәм Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректорларын тәнкыйтьләде.

“Россия вузлары рейтингында Казан аграр университеты унҗиденче урында тора. Бишлектә дә, өчлектә дә түгел. Нәрсә дигән сүз бу? Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе бөтенләй кырык бишенче урында бара. Авыл хуҗалыгы тармагында белгечләр әзерли торган уку йортлары үрнәк булырга, алдынгы рәтләрдә барырга тиеш. Эшчәнлегегезне яхшыртыгыз!” - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле һөнәрләр алган дистәләгән студент югары уку йортларын тәмамласа да, хуҗалыкларга урнашырга атлыгып тормый. “Аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның унсигез проценты гына авылга эшкә кайта. Бу бик начар. Тәртип урнаштырырга кирәк, бу мәсьәлә район башлыкларына да кагыла”, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате өчен ресурс үзәкләре кирәк дип өстәде.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X