Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Ford Sollers башлыгы белән Aurus автомобильләрен чыгару турында сөйләште

Заводларда җиһазлар әзерлиләр һәм белгечләр туплыйлар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе башлыгы Адил Ширинов белән эшлекле очрашу уздырды, анда предприятиенең Aurus лимузиннары чыгаруга әзерлеге турында фикер алыштылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Предприятиенең генераль директоры хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләү бара, дип сөйләде. Параллель рәвештә белгечләр туплау һәм аларны алга таба укыту эше алып барыла. Процессны оештыру расланган план кысаларында бара. Адил Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабуга җыела торган беренче Aurus Senat компаниясе клиентларга 2021 елның маенда җибәрелергә әзер булачак», – дип сөйләде Галимова.

«Алабуга» МИЗда Ford Sollers заводы Aurus Senat югары комфортлы җиңел автомобильләр чыгаруга әзерләнә. 2022 елдан «Алабуга»да Aurus Komendant вәкиллекле класслы тулы үлчәмле кроссовер чыгара башларлар дип көтелә.

Aurus машиналары кергән «Кортеж» проекты 2013 елдан дәүләтнең беренче затларын йөртү һәм озатып бару өчен автомобильләр булдыру платформасы буларак эшләнә. Aurus моделе лимузины беренче тапкыр Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясендә 2018 елның маенда кулланылган. 

Фото: vk.com/aurusrussia

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X