Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Казанда әфган сугышчылары белән һәйкәл макеты турында сөйләште

Әфганстанда һәлак булганнарның ата-аналары Казандагы һәйкәл проектын хуплады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Әфганстан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән интернационалист сугышчыларга һәйкәл макеты турында сөйләште. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Әфганстан сугышы ветераннарын хөрмәтләү вакытында интернационалист сугышчыларга һәйкәл макеты турында фикер алышу узды. Һәйкәлне Казанның Җиңү паркында урнаштыру планлаштырыла», — диде Галимова.

Һәйкәл проекты Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр вакытында уллары һәлак булган Татарстан халкы тарафыннан хупланган иде. «Без, әти-әниләр, шәһәрдә урнаштырылачак һәйкәл макетын карадык. Барысы да бу һәйкәлне хуплый, аны Җиңү көненә өлгертүләрен телиләр», — диде бүген совет гаскәрләрен кайнар ноктадан чыгаруның 31 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә үткәрелгән митингта Галина Емшанова.

Казан Кремлендә бүген Әфганстан хәрби хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каһарманнарга дәүләт бүләкләре һәм автомобиль ачкычларын тапшырды.

Фото: пресс-служба Президента РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X