Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Путинга Татарстанда Haier “акыллы заводы”н төзергә тәкъдим итте

Кытай корпорациясе Яр Чаллыда эре сәнәгать паркы төзергә планлаштыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинга Татарстанда Haier “акыллы заводы”н төзергә тәкъдим иткән. Бу хакта бүген республика җитәкчесе Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашуда хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте яза.

Ван Юн җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе сишәмбе көнне Чаллыда булды, анда "КАМАЗ" ГАҖ һәм Haier көнкүреш техникасы җитештерү заводы эше белән танышты.

"Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинга Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында дәүләт башлыклары катнашында Haier “акыллы заводы”н проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүне имзалау үтенече белән мөрәҗәгать итте", — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Президенты Ван Юн әфәндедән әлеге тәкъдимне хуплауны сорады.

2016 елда Кытайның Haier корпорациясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты, хәзерге вакытта кер юу машиналары заводын төзү буенча эш алып барыла, аны сентябрь аенда ачу планлаштырыла.

2018 елда корпорация Яр Чаллыда 125 га якын мәйданлы сәнәгать паркын төзү планнары турында игълан итте. Проектка инвестицияләр 1 млрд доллар тәшкил итәчәк. Haier сәнәгать паркында 5 меңнән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев