Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Татарстан һәм Башкортстанның хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар

Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан һәм Башкортстанның ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашу вакытында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар күрсәткәне һәм Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен оештыруда ярдәм иткәне өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

«Безнең тугандаш халыкларны уртак тарих, мәдәният, милли традицияләр, бер дин, тел, икътисади мәнфәгатьләрнең охшашлыгы берләштерә. Безнең халыклар арасында күп гасырлар дәвамында дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргән һәм бу дуслык киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Татарстан һәм Башкортстанны автобус һәм тимер юл маршрутлары, туры авиарейслар үзара бәйли. Башкортстанда Татарстан вәкиллеге эшләп килә. Шулай ук Башкортстанның Татарстандагы вәкиллеген ачу да күздә тотыла. Без моңа ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры, диде ул. Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ», «ТАНЕКО», «НӘФИС», агросәнәгать комплексы предприятиеләре Башкортстандагы коллегалары белән элемтәләрне уңышлы үстерә.

Башкортстан халкының 1 миллионнан артыгын татарлар тәшкил итә. Ике республикада яшәүчеләрнең яртысы ислам динен тота.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X