Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә” фотоконкурсы җиңүчеләрен тәбрикләдек [+фото]

Бүген редакциябездә кунаклар кабул иттек. Дөресрәге, безнең актив укучыларыбызны, без аларны әле якын итеп "интернет дусларыбыз" дип тә атыйбыз. "Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә" фотоконкурсы җиңүчеләрен әнә шулай, күнегелгән гадәт буенча, редакциябезгә чакырып тәбрикләдек. Инде хәбәр иткәнебезчә, 1 урын - Сабада яшәүче олы йөрәкле Ана, авыру оныгын...

Бүген редакциябездә кунаклар кабул иттек. Дөресрәге, безнең актив укучыларыбызны, без аларны әле якын итеп "интернет дусларыбыз" дип тә атыйбыз.

"Минем әни бигрәк җитез, бар эшкә дә өлгерә" фотоконкурсы җиңүчеләрен әнә шулай, күнегелгән гадәт буенча, редакциябезгә чакырып тәбрикләдек.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 1 урын - Сабада яшәүче олы йөрәкле Ана, авыру оныгын дәвалаучы дәү әни - Әлфия ханым Сафинага, 2 урын - конкурска иң беренче эш җибәрүче Гөлчәчәк Хуҗинага (кулы җиңел икән), 3 урын - безнең төркемдә иң күп тавыш җыйган Гөлнар Хаҗиевага бирелде.

Әлфия ханымга Айдар Галимовның 18 декабрьдә Саба мәдәният йортында узучы концертына ике чакыру билеты, Гөлчәчәк Хуҗинага һәм Гөлнар Хаҗиевага эксклюзив, җиңүчеләрнең исемнәре алтын җепләр белән чигелгән мендәрләр бүләк иттек. Әлеге мендәрләрне чигеп бирүче Сабадан Вафиннар гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Дуслар, сез дә Яңа елга бүләкне әллә кайдан эзләп йөрмәгез, дус-ишләрегезгә, туганнарыгызга төрле язулар, рәсемнәр чигелгән мендәрләр, сөлгеләр, халатлар бүләк итә аласыз! Аның өчен бары тик "Вконтакте" челтәрендәге "Ихлас Татарстан" төркеменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сылтама: http://vk.com/id226756873

Барыгызга да тагын бер зур рәхмәт!

Тиздән яңа конкурс старт ала, сайтыбызда хәбәрләрне карап барыгыз! :)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев