Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министр урынбасары: Грипп вирусы хирургия патологияләренә кадәр җиткерә ала

2018-2019 еллар сезонында гриппның 13 очрагы теркәлгән.

Грипп белән авыру хирургия патологияләренә кадәр катлауланырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте.

«Грипп кайчакта төрле ОРВИ, хәтта эчәклек инфекцияләре битлеге артында яшеренә ала. Грипптан прививканы никадәр күбрәк ясатсак, грипп таралышы да, сәламәтлектә өзлегүләр дә шулкадәр азрак. Грипп вирусы хирургия патологияләренә кадәр китереп җиткерә ала", - ди Сергей Осипов.

Ул авырый башлаганны сизүгә өйдә калу хәерлерәк икәнен әйтте. Гриппны кичергән кайбер кешеләрдә 1,5-2 айдан инфаркт, инсультлар була алуы инде исбатланган, шуңа күрә халыкның вакцинация кирәклеген аңлавы кирәк", - диде Сергей Осипов "Татар-информ"га.

2018-2019 еллар сезонында гриппның 13 очрагы теркәлгән. Алар лаборатория юлы белән исбатланган. Шуларның унысы - дуңгыз гриппы. Сергей Осипов "Татар-информ" агентлыгына әйтүенчә, узган елда шушы вакытка гриппның сиксәнләп очрагы ачыкланган булган. 2019-2018 елларның тулы эпидемиологик сезонында грипп белән авыручылар саны 600 тирәсе тәшкил иткән.

Ул, шулай ук, 31 декабрьдән 2019 елның 13 гыйнварына кадәр 19 меңнән артык үтә көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) теркәлгәнен әйтте. Бу эпидемия бусагасыннан 17 процентка түбәнрәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X