Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министрлык татарстанлыларга бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына тере кош сатып алырга тәкъдим итә

Елның җылы вакыты җитү һәм дача сезоны башлану белән республикада тере чебешләр, тавык, үрдәкләр һәм казлар, республика халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына сату активлашты. Сату махсус билгеләнгән урыннарда да, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында да бара. Еш кына кош-корт төягән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчә торган очраклар да очрый. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасының алты районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кош гриппы очраклары теркәлде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылында урнашкан, көндәлек продукциясен һәм шулай ук хайван продукциясе сатучы шәхси эшмәкәр Гарипов Р. х. ның кибетенә карата план буенча күчмә тикшерү үткәрелде. Муниципаль район башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә, урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участок полиция хезмәткәрләрен, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим ителде.

     Министрлык Татарстан халкына бары тик моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына тере кош сатып алырга, шулай ук ветеринария документлары булуга игътибар итәргә киңәш итә.

Фото: https://pixabay.com

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев