Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев татар һәм башкорт турында: Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз

Татарстанның Беренче Президенты котлавын видеоязмада җиткерде.

Башкортстанда Татарстан көннәре ачылу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев видеомөрҗәгать җиткерде.

"Татарлар һәм башкортлар бер-берсенә якын туганнар. Без һәрвакыт бер галәмдә яшәдек һәм яшибез, бер үк җырлар җырлыйбыз, матур, күркәм итеп сабан туйлары уздырабыз. Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз", - диде Шәймиев.

Беренче Президент башкорт әдибе Мостай Кәрим сүзен китерде: "Татар белән башкорт - бер кошның ике канаты ул". Башкортлар дин кардәшләребез дә, ут-күршеләребез дә", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Ул Башкортстан республикасын 100 еллыгы белән котлады. "Тиздән шундый ук күркәм вакыйга Татарстанда да узачак", - дип искәртте Шәймиев.

Алдагы гасырлар безгә зур казанышлар китерсен, дип теләде Минтимер Шәймиев.  

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X