Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиевкә мактау билгесе тапшырдылар

Мәскәүдә узган Россия Федераль Җыены Федерация Советының утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар белән ул Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын яңадан торгызу буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аеруча «Яңарыш» фонды турында сөйләде. - Узган ел Болгар тарихи-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән иде, хәзер без Зөянең аерым объектларын ЮНЕСКОга кертү...

Мәскәүдә узган Россия Федераль Җыены Федерация Советының утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар белән ул Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын яңадан торгызу буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аеруча «Яңарыш» фонды турында сөйләде.
- Узган ел Болгар тарихи-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән иде, хәзер без Зөянең аерым объектларын ЮНЕСКОга кертү өчен әзерлибез. Бу юл озын, катлаулы, авыр. Бу исемлеккә керергә теләүчеләр бик күп, - ди Минтимер Шәймиев.Татарстан Дәүләт киңәшчесе тарихи мирасны торгызуда ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен җиткерде, төп меценатларның исемнәрен дә атады. Тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу - Татарстанга туристларны җәлеп итүнең бер юлы икәненә дә басым ясады.Сүз уңаеннан, узган ел Болгарда 280 мең, Зөядә 180 мең кеше кунак булган. Утырышта Минтимер Шәймиевкә Федерация Советының югары бүләге - "Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен" дигән мактау билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев